12 марттан 23енә кадәр Буа районында “Кайда үлем саталар, хәбәр ит!” бөтенроссия акциясенең беренче этабы үтә. Район эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, ул җәмәгатьчелекне накроктикларның законсыз әйләне-шенә каршы торуда катнашуга җәлеп итү һәм оператив мәгънәгә ия мәгълүматны җыю һәм тикшерү максаты куя.
Бу уңайдан наркоманлыкның фаҗигагә китерүен аң-лаган һәркемнең уяулык күрсәтүе һәм акциядә актив катнашуы сорала. Сез (84374) 3-12-88 “кайнар” телефон номерына шалтыратып әйткән хәбәр күпме кешене, бәлки сезнең якыннарыгызны да, афәттән саклап калыр иде. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калдырылмаячак.