Кем – чаңгыда, кем – тимераякта

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Авылларда спорт сөючеләр арта. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә чаңгыга басып, ап-ак кар өстендә эз сала, бозда тирләп-пешеп хоккей уйный. Кайбер авылларда бу спорт төрләре буенча ярышлар үткәрү дә матур традициягә әверелде.

Яңа Чәчкапның иң җитез чаңгычылары

Яңа Чәчкапта ел саен иң җитез чаңгычыларны ачыклыйлар. Ул бәйге кысаларына гына сыймыйча, сыйлы-җырлы матур бер бәйрәмгә әверелә. Шуңа анда  балалар да, өлкәннәр дә теләп катнаша.

Быел  чаңгыга 5 яшьлектән алып, җит-мешкә кадәргеләр басты. Туңам, дип куркасы  түгел – мәдәният йорты бакчасында самавырның күмере сүнеп тормый.  Ә чаңгы эзе ярылып яткан саф һавалы наратлык  аннан кул сузымында гына. Кыскасы, нарат күркәсе белән кайнаткан мәтрүшкәле, чабырлы чәй  белән озаталар һәм каршы алалар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре. Физкультура укытучысы Рафис Садретдинов катнашучыларны дистанциягә җибәреп кенә тора. Ә кем җитезрәк булганны 8 категориядә ачыкладылар. Өлкән ир-егетләр арасында Илгизәр Батталов, урта яшьтәгеләрдән Салих Мусин, яшьләрдән Әлфис Шәрәфетдинов, укучылардан Алмаз Абдрахманов, иң кечкенәләрдән Илназ Сөбханов беренче булдылар. Хатын-кызлар да сынатмады – яшьләрдән Чулпан Төхфәтуллина, өлкәннәрдән Эльвира Шәрәфетдинова җиңделәр. Барлык призлы урыннарны алучыларга авыл җирлеге башлыгы Динә Абдрахманова һәм иганәче Сәйдәш Мусин медальләр, барлык катнашучыларга грамоталар тапшырдылар. Аерым бүләк Казмадан килгән иң өлкән катнашучы Фарих Мөхәммәтшинга бирелде. Аннан барысы бергә кабат чәй өстәле янына җыелдылар. Аларга Сәйдәш һәм Салих Мусиннар, Адилә Садриева, Алмаз Җиһаншин җырларын бүләк иттеләр.

Кайбычка хоккейчылар җыелды

Кайбычта туып, үскән, бүген Казанда яшәүче Азат Ваһапов әтисе Әсгать истәлегенә хоккей турниры оештырды. Анда составларында балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә булган Кайбыч, Яңа Чәчкап һәм Күл Черкене командалары җыелды.

Мәдәният йорты ишегалдындагы хоккей тартмасы бозын беренче булып кунаклар сынады. Очрашуны Күл Черкене хоккейчылары отты. Аннан тәнәфес һәм кабат командалар очрашулары –  әйләнә системасы буенча барган ярыш кичкә кадәр дәвам итте. Көн суык булса да, уенчыларга да, аларга көч бирергә килүчеләргә дә да туңарга ирек бирмәделәр – ике самавырда туктаусыз чәй кайнады, табада коймак чыжлады. Ярыш төгәлләнгән төшкә ике казанда пылау пешеп чыкты. Үз диварлары да булышты бугай:  җиңүне кайбычлылар яулады. Икенчедә – Күл Черкене, өченчедә   – Яңа Чәчкап хоккейчылары. Бүләкләүләр прожектордагы ут астында узды. Азат турнир истәлеге белән командаларга кубоклар, һәр катнашучыга медальләр һәм алкалар тапшырды. Аерым бүләкләрне капкачылар һәм һәр командадан иң яхшы уенчылар да алды. Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Нияз Абдрахманов Азат Ваһаповка турнир оештыруы, хоккейчыларга матур уен күрсәтүләре, тамашачыларга көч бирүләре өчен рәхмәт әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International