Концерка килми калмагыз.

2018 елның 16 марты, җомга

Аягында протез, бер күзе күрми, икенчесенә ашыгыч операция кирәк. Тәтеш шәһәрендә яшәүче 39 яшьлек икенче төркем инвалид  Айрат Гайнуллин шушы хәлдә җырлар яза, аларны үзе башкара һәм барысы да яхшырачагына өметен өзми.

Күрше район егете талантлы бала булып туа. Гитарада искиткеч матур уйный, хәтта бер мизгелдә аңа Мәскәүгә күчәргә тәкъдим ясыйлар. Әмма  тормыш дөбердәп барганда көтелмәгән бәхетсезлек килә – егетнең әнисе һәлак була. Бу кайгыны Айрат гаять авыр кичерә һәм каты авырып китә. Операция арты операция. Башта аяклары, аннары күзләре зәгыйфьләнә. Бүген ул җырлары белән юанып чит кеше фатирында яшәп ята. Бәла ялгыз йөрми, Айратның икенче күзе дә күрми башлый. Табиблар кичектергесез операция кирәк, диләр. Ә аның өчен  - акча. Инвалид пособиесен көчкә җиткергән Айрат үз җырларын башкарып акча эшләргә карар кыла. Әмма концертлар оештыру җиңел түгел шул.

Буа егете Илдар Гарифуллин аңа ярдәм кулы сузып, Айрат Гайнуллин концертын Буада оештырырга вәъдә бирә. Бүгенгә зал сөйләшенгән, концертның көне һәм вакыты билгеле. Ул шәһәрнең Ял үзәгендә 19 мартта, 19 сәгатьтә булачак. Билет бәясе 200 сум. Сәхнәдә Айрат Гайнуллин үзе чыгыш ясаячак, аның иҗатташ дуслары булачак. Айрат сезгә тормышны ярату, мәхәббәт тулы тирән мәгънәле җырларын бүләк итәчәк. Сүз уңаеннан, Айратның сәхнә псевдонимы – Анжей.

Дуслар! Бу концертка килеп сез матур җырлар да тыңларсыз, саваплы да булырсыз, иң мөһиме күпме авырлык кичереп тә өметен җуймаган искиткеч кешегә ярдәм итәрсез, яшәргә көч бирерсез! Концерка килми калмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International