Коррупциягә каршы тору һәм аны кисәтү, гражданнардан, оешмалардан әлеге төр закон бозу турында мәгълүмат җыю максатында шәһәрдә “Ышаныч әрҗәләре” тора. Алар Жорес урамы, 110 “А” адресы буенча Буа муниципаль район башкарма комитеты, К. Зыятдинов урамы, 137 адресы буенча район үзәк дәваханәсе, Космовский урамы, 108 “Г” адресы буенча күпфункцияле үзәк, Космовский урамы, 14 адресы буенча район эчке эшләр бүлеге, Р. Люксембург урамы, 140 адресы буенча шәһәр прокуратурасы биналарында урнаштырылган. Шулай ук халык хәбәрен ышаныч телефоннары буенча да җиткерә ала. 3-12-88 буенча район эчке эшләр бүлегенә, 3-20-62 буенча – Буа шәһәр прокуратурасына, 3-12-80 буенча муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесенә.