Якташыбыз Марат Айзатуллин Буаның яшь хоккейчыларына исемле кәшәкәләр тапшырды

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

“Арктика” боз сарае директоры вазифаларын башкаручы Ирек Яраханов белдерүенчә, кичә якташыбыз, “Татарстанның баш инвестиция-төзелеш идарәсе” (ГИСУ) директоры Марат Айзатуллин 18 яшь һәм аннан да өлкәнрәк хоккейчылар кергән командага (22 уенчы) исемле кәшәкәләр бүләк итте. Тапшыру тантанасында район башлыгы Марат Җаббаров та катнашты. Алар спортчыларга уңышлар, җиңүләр теләделәр.

Әйтергә кирәк, Марат Мансуровичның әлеге спорт мәктәбенә беренче тапкыр ярдәм итүе түгел. Ул яктырту, көчле тавыш (громкая связь) җайланмаларын яңартырга булышкан. Шулай ук компрессор һәм боз катыру машинасы да – аның бүләге. Иганәче үзе дә яшь чагында биредә шөгыльләнгән, хәзер дә әлеге спорт төрен ташламый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International