«Мәктәптән - фәнгә, иҗатка» I төбәкара фәнни – гамәли конференция

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

   28 нче март көнне гимназиядә «Мәктәптән -  фәнгә, иҗатка»  I төбәкара фәнни – гамәли конференциясе үткәрелде.  Конференция мәгърифәтче язучы, уку китаплары төзүче, төбәк тарихын өйрәнүче, дин белгече Касыйм Бикколның тууына 150 ел, фольклор белгече,  филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ленар Җамалетдиновның 83 яшьлегенә  багышлап,  укучы балаларда татар әдәбиятын, сәнгатен, төбәкләр тарихын, татар халкының авыз иҗатын, мәдәниятен  өйрәнүгә һәм каләм тибрәтүгә иҗади  омтылышларын үстерү  максатыннан үткәрелде.

          Чувашия Республикасының  Батыр, Шымыршы, Комсомол районнарыннан, Ульяновск өлкәсеннән,  Казаннан, Норлат, Яшел Үзән, Апас, Саба, Чүпрәле һәм Татарстанның башка районнарыннан 80  укучы төрле секцияләрдә чыгыш ясады.

         Конференциядә филология фәннәре кандидаты, фольклорчы, Татарстан Республикасы  Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Л. Ш. Җамалетдинов,  профессор, филология фәннәре докторы, татар әдәбияты кафедрасы мөдире  Ф.С. Сәйфуллина,  “Сүз” нәшрияты директоры  Л.З. Сәләхетдинова, Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире  И.И. Ямалтдинов, ТР Язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрәләр Й.Ә. Шәрәпова, Г.Х. Айзетуллова,  Ульян өлкәсенең милли мәдәни мөхтәрияте иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Р.Ф. Сафин,    КФУ аспиранты,  «Казан педагогика  көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе укытучысы  Л.Ф. Нуриева, Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе методисты Р.К. Ибраһимова  катнашты.                                                                                                                                        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International