Яңа Чәчкап авылында яшәүче Резедә һәм Фәһим Шакирҗановларга, кем әйтмешли, әбие дә, бәбие дә рәхмәтле. Алар, социаль хезмәткәр буларак, уналты карт кешене тәрбиялиләр. Ә моннан ике ай элек биш баланы да гаиләгә тәрбиягә алдылар.
Бу хакта район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Гөлназ Хәлитова әйткәч, бик гаҗәпләндек. Бу ир белән хатынга каян килә шулкадәр сабырлык һәм мәрхә-мәтлелек, дип уйладык. Шуңа да бу олы йөрәкле кешеләр белән тизрәк барып танышасы килде.
Өй ишеген үтүгә балалар мәшәкате белән тыз-быз чабучы Резедә апаны күрдек.
– Кечкенәләре Сайнесо белән Сәед-мөхдин балалар бакчасында әле, өлкән-рәкләре кайтты инде, - диде ул телевизор карап утырган сабыйларга күрсәтеп. Ә без, әлегә балалар игътибарын җәлеп итмичә генә, Резедә ападан аларның бирегә кайту тарихын сораштык. Ул арада терлекләр карап кергән гаилә башлыгы Фәһим абый да сүзгә кушылды.
– Хатыным Резедәнең туганы балалары алар. Үзебезнең өч балабыз бар, өлкән кызыбыз кияүдә, икенчесе студент, ә кечкенәсе Рузил әле беренче сыйныфта гына укый. Җаваплылык өстәлүдән бераз курку хисе булса да, өчесе янда бишесе үсәр әле, дидек. Сабыйларны интернатка бирәсе килмәде, бергә киңәшләштек тә, Казаннан барып алып кайттык, – диде Фәһим Шакирҗанов.
Аның әйтүенчә, балалар авылга, йортка, мәктәпкә тиз ияләшкәннәр. Рузил белән Сәедгыймран, бер сыйныфта укыгач, гел бергә икән. Өлкәне Сәйдә Резедә апасының кухняда уң кулы. Кызның аш-су әзерләүгә кулы ятып тора, бәй-рәмнәрдә апасы белән “Кырмыска оясы” тортын яратып пешерә. Энесе Сәедмумин да үскәч, апасы кебек пешекче булырга хыялланам, ди. Тик әлегә ул хоккей белән “җенләнә”.
Моннан тыш, балалар җырга-шигырьгә дә хирыс. Алар, яшьтәшләреннән аермалы буларак, татарча-русча гына түгел, ә таҗикча да яхшы беләләр. Безгә дә үзләре телендә шигырь сөйләделәр, русча җыр суздылар, татарча рәхәтләнеп аралаштылар. Күбесен алар Резедә апалары һәм Фәһим җизнәләре белән дәрес хәзерләгәндә өйрәнгәннәр. Кичен түгәрәк өстәл артына утырып, өй эшләрен әзерләү ул – гаиләнең көндәлек расписаниесе.
Менә шулай Шакирҗановларның кич-ләре балалар белән шаулашып узса, көндезләрен аларны караучысыз калган ялгыз әби-бабайлар көтә. Резедә апа 18 елдан бирле бу хезмәттә. Аңардан күреп, ун елдан соң, бу эшкә Фәһим дә керешкән. Күрше Әхмәт авылындагы 8 әби-бабайның яраткан “улы” ул хәзер. Районда бердәнбер ир-ат социаль хезмәткәр статусы да аныкы. Кирәксә, авыр хәрәкәтләнми торган өлкәннәрне өйләренә дә алып кайтып карыйлар. Кыскасы, Ходай бу кешеләргә шәфкатьлелекне кызганмаган. Балалары әти-әниләрен карамаган, киресенчә, ятимнәрдән балалар йортлары тулылана барган чорда алар барысын да сыйдырган.
– Без ияләшкән, бер дә уфтанмыйбыз. Әби-бабайлар якын туганнарыбыз кебек. Ә балалар исән-имин генә булсыннар, үсеп җитеп, үз бәхетләрен тапсыннар, – дип елмаеп озатып калдылар йорт хуҗалары.