“Авангард”тан баш агроном Хәмит Гыйматдинов “Башваткыч”та машина отканмы?

2018 елның 13 апреле, җомга

Әйтеп үткәнебезчә, кичә “Авангард” җәмгыяте хезмәткәрләре – баш агроном Хәмит Гыйматдинов, белгеч Илнур Исмәгыйлев, склад мөдире Гөлназ Гайниева ТНВ каналының “Башваткыч” тапшыруында катнаштылар.
Анда финалга Хәмит Гыйматдинов чыккан. Алып баручы Зөлфәт Зиннуров аңа супер уенда катнашырга тәкъдим иткәч: “Үземнең автомобилем бар, берсе хезмәтнекен бирделәр, өченчене куярга гаражда урыным юк” – дип баш тарткан. Тапшыруны авангардлылар күңелле уздырганнар – Хәмит оста итеп биегән, Гөлназ моңлы җыр сузган, Илнур сәнгатьле итеп шигырь сөйләгән.

Бу тапшыруны ай ахырында карый алачасыз, дип ышандырганнар тнвчылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International