Казандагы “Буа якташлыгы” җәмгыяте әгъзалары районга нигә кайтты

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Һәрвакыттагыча, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүче өлкәннәрне шатландыру максатында.

Бу юлы алар интернат-йорт җитәкчелеге соравы буенча яшәүчеләргә егерме кием шкафы һәм кухняга яшелчә турагыч бүләк иткәннәр. Үткән атнада кайтарылган шкафларны, җыеп, дүртенче каттагы бүлмәләргә урнаштырганнар инде.

Җәмгыятьнең президенты Ирек Закиров әйтүенчә, алар алга таба да, традицияне дәвам итеп, өлкәннәргә ярдәм итәргә, көнкүрешләрен җиңеләйтергә, уңайлылыклар тудырырга әзер. Яшәүчеләр үз чиратларында булышучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр, аннан район үзешчәннәре әзерләгән концерны карадылар, Казан күчтәнәчләре белән тәмләп чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International