Тукай көне утте

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген "Батыр" балалар бакчасында сөекле шагыйребез Г. Тукайга багышланган әдәби музыкаль кичә булып узды. Зал бәйрәмчә бизәлеш алган, Г. Тукайның "Бәйрәм бүген" җыры яңгырый. Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!!! Шул хисләргә бирелеп, балалар чын күңелдән Тукайга багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар. Ә әкият геройлары Шүрәле белән Су анасы бәйрәмне тагын да күңелле иттеләр. "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк " шигырьләре сәхнәләштереп күрсәтелде. Шүрәле белән Су анасы тарафыннан балаларга Тукай иҗаты буенча төрле сорау табышмаклар әйтелде. Кичә бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International