Яңа бинада каршылыйлар быел янгын сүндерүчеләр һөнәр бәйрәмнәрен.

2018 елның 27 апреле, җомга

Яңа бинада каршылыйлар быел янгын сүндерүчеләр һөнәр бәйрәмнәрен. Шартлар башкача, ә таләпләр элеккегечә – катгый, хәрбиләрчә. Театр кием элгеченнән башлана, диләр. Янгын часте, мөгаен, диспетчерлык хезмәтчелегеннән-дер. Бүлмәләре дә ишек-тән кергәч үк. Хәер, сине беренче дневальный каршы ала әле. Аннан сул якта басып торучы янгын сүндерү машинасына күз төшә.  Район башкарма комитетының бер-дәм кизү тору-диспетчерлык һәм частьнең диспетчерлык хезмәте диспетчерлары уң якта утыра, тәрәзә артында. Болай санавым – янгын часте белән берникадәр таныштыру өчен генә. Чынлыкта исә, бәла чыгу турында беренче хәбәр нәкъ менә диспетчерларга килеп ирешә. Шалтырату булуга берсе хәвеф төймәсенә баса. Звонок бина эчендә дә, урам якта да, гаражларда да яңгырый. Янгын сүндерүчеләр тиз арада “боевкаларын” киеп машинага чыгып утыралар. Шул рәвешле, санаулы минутлар эчендә, янгынның катлаулылыгына карап, бер яки ике машина юлга кузгала. Ул арада диспетчерлар тагын булган шалтыратуларны кабул итәләр, янгынның адресын тәгаенлиләр, төрле экстрен хезмәтчелекләргә хәбәр итәләр. Бәла булган урынга баручылар рация буенча һәр адымнары турында җиткереп торалар.

– Һәр көнне бертөрле әзерлектә торабыз, һәр бәла булган урынга хәбәр алынуга чыгып китәбез. Анда нинди вакыт эчендә барып җитүебез һәм утны йөгәнләвебез ара ераклыгына да, янгынны күреп алу һәм хәбәр итү вакытына да, шалтыратучының мәгълүматны дөрес җиткерә, адресны төгәл атый белүенә дә, һава шартларына да, урында ДПО булу-булмауга да бәйле, – ди часть начальнигы Расыйх Шәрәфетдинов.  

Нормативка сыешырга кирәк

Янгын сүндерүче булып кем дә эшли ала, дип уйлаучылар нык ялгыша. Кыю, тәвәккәл, салкын акыл белән эш итә белүләреннән тыш, армиядә хезмәт итүләре, сәламәт булулары мөһим. Физик әзерлек тә соңгы урында түгел. Беренчедән, нормативларга сыешырга кирәк.  Мәсәлән, “боевканы” 21 секундта кисәң, “бишле” аласың. 27 секундка сыешмасаң,  имтиханны тапшырмадың, дигән сүз. Без килгән көнне каравылда булучыларның барысын да аптыратмадык. Янгын сүндерүче Ринат Кәримов секундомер астында киенергә теләп ризалашты. Сыешты тиешле вакытка. Баксаң, моның үз сере бар икән.

– Тиз кияр өчен “боевка”ны дөрес төрергә кирәк,  – диде ул барысын да күрсәтеп. 

Ә тулы экипировканың авырлыгы 20 килограмман артып китә. “Боевка”, каска, итек кигән, билеңә балта, карабин, аркаңа кысылган һава белән аппарат, маска аскан килеш эшләве җиңел түгел. Еш кына йорт түбәләренә менәргә туры килә. Монда узел бәйли белү кирәк. Аларның үз-үзеңне коткару өчен дә, каза күрүчеләрне коткару максатында булганнары да бар.  111 номерлы частьнең хезмәткәрләре әле коткаручылар да. Алар юл-транспорт һәлакәте булган урыннарга да чыгалар. Автомобиль эчендә кысылып калучыларны махсус инструментлар белән коткарудан тыш, җәрәхәтләнүчеләргә табибка кадәр ярдәмне дә күрсәтә белергә тиешләр.

Янгын сүндерүче гомер буе укый

Өстә санап үтелгән һәм әйтелми калган һөнәрләрне чарлап, белемнәрен арттырып тору өчен каравылда булган көннәре расписание буенча үтә аларның. Чакырулар булмаганда, билгеле. Көн тәртибе үз эченә теоретик, практик  дәресләрне дә, физик әзерлекне дә ала. Бу көннәрдә Тәтеш гражданнар сагы колледжында белем алучы курсантлар да катнаша аларда. Чыгарылыш курстан 9 укучы практика узалар.

– Без барысыннан да канәгать, күп нәрсәгә өйрәндек, – диләр Буа һәм Янтуган егетләре Искәндәр Җәләлиев белән Марсель Садыйков.

Алар армия сафларында хезмәт итеп кайткач, шул юнәлештә югары белем алырга телиләр.

Эш шартлары әйбәт

Сүз башым  частьтә капиталь ремонт турында иде бит әле. Аңа килгәндә, бина танымаслык булып үзгәргән һәм уңайланган. Барлык кирәкле җиһазлар белән аерым аш бүлмәсе, дәресләр үткәрү өчен сыйныф булдырылган. Санузел шулай ук бина эчендә. Һәр кабинет иркен, якты, җылы. Янгын сүндерү автомобиленең 4се җылы гаражда тора. Һәр янгын сүндерүченең үз кием шкафы бар. Сменага килгәч һәрберсе төтен эченә керергә мөм-кинлек бирүче кысылган газ белән баллон һәм маска да ала. Аларны тутыру, тикшерү, юу өчен дә җиһазланган иркен бүлмә булдырылган, ваннага кадәр бар.

– Иске бина чагында борылырга да урын юк иде, – ди ГДЗС остасы Рамил Садриев.

Биредәге чисталык, тәр-тип турында да әйтми мөмкин түгел. Бина яңа булганнан гына түгел бу, ә элеккедән килгән гадәт. Һәр кизүгә килгән каравыл китүчедән барысын да кабул итеп ала. Шуңа машиналарда тузан бөртеге дә юк. Янгын сүндерүчеләрдә шундый ырым бар:  итекләрен янгын сүндерүчеләр сменага килгәч түгел, ә киткәндә чистарталар. Югыйсә, янгынга чыгарга туры килә-чәк, диләр. 

Без дә аларга коры җиңсәләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International