Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре Европа иммунизациясе атнасы кысаларында социаль ярдәм алучылар өчен чаралар уздырдылар. Үзәктә “Үзеңне һәм якыннарыңны сакла – прививка ясат!” дип аталган стенд урнаштырылды, социаль патронаж, социаль участок хезмәтләре кысаларында “Иммунпрофилактика” дип аталган темага әңгәмәләр үткәрелде, “Сак булыгыз – талпан!” дигән темага буклетлар таратылды.
“Подросток”, “Преодоление” клубы әгъзалары өчен “Кисәтергә - Якларга – Прививка ясатырга” дип аталган презентация күрсәтелде.
Белгечләр йогышлы авыруларны кисәтүдә иммунизациянең зур роль уйнавын җиткерергә тырыштылар.