Буалылар игътибарына яңа конкурс: “Табигый тыюлыкларны саклыйк”

2018 елның 28 апреле, шимбә

“Зея буйлары” дәүләт табигать заказнигы “Парклар маршы” республика акциясе кысаларында балалар арасында “Табигый тыюлыкларын саклыйк” дигән плакатлар ясау конкурсы игълан итә.

Плакатның иҗади өлешендә тыюлыкның, паркларның яисә башка мөһим табигый территориянең матурлыгы, үзенчәлеге, кыйммәте чагылырга тиеш.  Шулай ук плакатта әлеге территориягә кагылган проблеманы чишүгә чакырган кыска һәм мәгънәле девиз да язылган буларга тиеш. Искәртү: девиз гомуми сүзләр белән генә чикләнмәсен. Плакат А3 форматта, баланың үз кулы белән ясалган булырга,  аның икенче ягына рәсемнең атамасы, укучының исем-фамилиясе, баланың яше, адресы,  уку йорты язылырга тиеш. Конкурста 18 яшькә кадәр катнаша алалар.

Эшләрне Буа шәһәре, Ефремов урамы 85 йорт (Буа урманчылыгы), 8дән 17 сәгатькә кадәр китерергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International