Бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган көндә традицион шигырь бәйрәме үткәрделәр. Аны оештыручы үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре, җитәкчесе Илүзә Фәткуллина яшь талантларны мәдәни үсеш үзәгенә җыйдылар.
Татарстанда 2018 ел – бөек рус язучысы Лев Толстой елы буларак билгеләп үтелә. Бүгенге бәйрәм дә шуңа багышланды. Тукайның Толстой иҗатыннан яшьтән хәбәрдар булуы, аңлавы иҗатында ачык чагыла. Ул рус әдибенең хикәяләрен 1906 елда тәрҗемә итә. Тантанада да шигырь сөйләүчеләрнең “Тукай – шигъри чишмәбез” район конкурсында һәм “Л. Толстой һәм Казан” номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Сәхнәгә шулай ук җирле шагыйрьләр – укытучылар һәм укучылар күтәрелде. Бу көнне шигырьләр күп яңгырады. Бәйрәм җыр-биюләр белән дә үрелеп барды.