Буалылар, “Үлемсез полк”ка кушылыгыз

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Иртәгә, Җиңү көнендә,  “Үлемсез полк” сафы кабат кабат мәйдан әйләнәчәк.

Аңа теләсә кем кушыла ала. Иң мөһиме – Җиңүгә өлеш керткән якыннарыгызның зурайтылган фотосы булу. Җыелу урыны – хәрби комисстариат яны. Анда иртәнге сәгать 9га кадәр килергә кирәк. Үткән елда “Үлемсез полк” акциясендә 5 меңнән күбрәк буалы катнашкан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International