Галя түти – Смоленсктан Лена ул

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Чурак авылында яшәүче Галина Попованың язмышын сугыш язды. Ул Смоленск шәһәре кызы. Сугыш вакытында гитлерчылар басып кергәндә аңа нибары яшь ярым була. Кыз әнисен бөтенләй белми, әбисен – тонык кына. Тәпи дә китмәгән көе эвакуацияләнүче балалар белән “тирән” тылга озатыла. Ерак Буадагы Килдураз балалар йортына эләгү тарихы шундый.

Галина Андреевнаның язмышы безне дә кызыксындырды. Үткәннәрен бәлки хәтерлидер. Нәрсәдер сөйләр. Ни дисәң дә, 79 яшь бит инде! – дигән уйлар белән бардык әби янына. 

– Нәрсәдән башлыйм? – дип, сүзгә кереште ул. Смоленсктан! Тарих битләренә күз салсаң, Смоленск өч ай дошманга каршы оборона тота. Галина түтидә туган шәһәре әбисенең тегү машинасында һаман нәрсәдер тегүе белән истә калган. Бервакыт тигез гүләүне бозып, “Сугыш башланган!” – дип кычкыра берәү, йорт болдырына үтеп. Идәндә абаланучы кыз бусагага тотынган була. Хәбәр бирүче артыннан ябылган ишек баланың кулындагы чәнти бармагын китереп тә кыса. Ул бармак хәзер дә кәкре. 

Калган хатирәләр балалар йорты белән бәйле.

– Карават өстендә көне буе уенчыклар белән уйный идек. Атлый башлагач, елга буена алып барганнарын, урманнарда йөргәнне хәтерлим. Барлык балаларны җыеп ашаталар иде. Соңрак бер ир ике кызны һәм бер ир баланы, шул исәптән мине дә алып китте. Бик күп мичкәләр тора иде. Паромга утырып, су юлы белән килдек. Аннан төшеп, поездга утырдык. Аннан төшкәч безне алып баручы ир атлар туарды. Соңрак аңлавымча, ул безне Килдураз авылындагы балалар йортына китергән,– дип сөйли героем.

Көннәрдән бер көнне балалар йортына бер хатын-кыз килә. Аның бала алырга килүен сизеп, бар да итәгенә сарыла: мине ал да, мине ал. Галинага бу вакытта өч яшьләр тирәсе була. Ырыңгы авылыннан килгән әлеге хатын кызчыкны күрү белән итәгенә утырта:

– Син миңа әни, дип әйтәсеңме? – ди. Галина баш кага. Шул көннән башлап Деева Елена Андреевна Солдатова Галина Игънатьевнага әверелә.

Кыз икенче сыйныфта укыганда яңа әнисе Чурак авылы кешесенә тормышка чыга. Галина өч абыйлы була. Соңрак сеңелләре Вера белән Нина туа. Кечкенәдән бик тере, чая була Галина. Яшьли  кияүгә чыга.

Язмыш аны аннан соң да башыннан сыйпамый. Акча эшләү теләге белән ир белән хатын кечкенә кызларын алып Казахстан якларына чыгып китәләр. Беркүпмедән соң өч бала белән Галина Буага кире кайта. Чурак авылында кечкенә генә йорт сатып алып яши башлый. Ире Кирилл белән тора-бара йорт-җирне тагын зурайталар. Галинаны Буада атаклы кирпеч кую остасы исемен йөртүе кайсы гына оешмага барса да эшле итә. Буа шикәр заводын да беренчеләрдән булып төзи башлаучылардан ул.

Галина Андреевнага (соңрак янадан үз әтисе исемен ала) еллар үткәч, Смоленсктан туганнарын табарга насыйп була аңа. Үзенең кем булуы белән кызыксына, туганнарын эзли башлый ул. Белешә торгач, авыл Советына кемнеңдер Деева Елена Андреевнаны эзләүләрен хәбәр итәләр. Ул аның Сызраньда яшәүче бертуган апасы була. Соңрак Төмәндә,  Самара өлкәсендә яшәүче ике ир туганын да таба Галина.

– Мин үземне бәхетсез димим. Улым һәм киленем тәрбиясендә “королева” кебек яшим. Тагын бишесе гаиләләре белән кайтсалар, бар дөньям түгәрәкләнә. Сеңелләрем Вера белән Нина янында да еш кунак мин. Апа, диеп өзелеп торалар. Әни кияүгә чыккач, иренең беренче хатыныннан туган ике улы – абыйларым да гомерләре буе якын итеп яшәделәр. Алар берсе дә миңа ят түгел, –ди ул.

Менә шулай, Галина түти кебек миллионлаган сабыйларны җиде ятлар кулына тапшырып, җитмеш ят җиргә китереп ташлады бу сугыш. Шулай да алар зарлануны белмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International