Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары белән берлектә бәйрәм котлавы белән сугыш ветераннарына, тыл хезмәкәрләренә чыктылар. Балалар ветераннарга шигырь сөйләделәр, үз куллары белән ясалган открыткаларны, Георгий лентасы тапшырдылар. Ветераннар үз чиратларында балаларга авыр сугыш еллары хәтирәләре белән аралаштылар, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.