Түбән Наратбашта һәйкәл яңартылды, “Үлемсез полк” акциясе узды

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Бүген Түбән Наратбашта Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган чаралар бүген узды. Башлап мәктәп укучылары, укытучылары “Үлемсез полк” сафында инде якты дөньяда булмаган якыннарының зурайтылган фотоларын торып Түбән Наратбаш, Бикмураз авыллары урамнарын әйләнделәр.

Бәйрәм чарасы яу кырында башын салганнар, аннан кайткач вафат булган ветераннар истәлегенә куелган һәйкәл янында дәвам итте. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына төзелгән һәйкәл быел яңартылган, төгәлрәге анда тагын ун ветеранның исеме өстәлгән. Бирегә җыелган тыл хезмәтчәннәрен, хезмәт ветераннарын, авыллар халкын бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камәртдинов һәм башкалар котладылар. Җыр-шигырьләр дә яңгырады. Мәдәният йортында урын алган, Зөфәр Хисамов нигез салган музей да бу көнне күп кунаклар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International