Буада Юбилейлы аллея барлыкка килде

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Бүген “Буа электр челтәрләре” җәмгыяте хезмәткәрләре шәһәрнең Боҗра юл янындагы мәйданга 60 чыршы, 30 тополь агачы утырттылар.
Җәмгыять оешуга быел 50 ел тула, шул уңайдан аллея “Юбилейлы” дигән исем алачак. Үзләре әйтүенчә, бу аллея тора-бара төзекләндереләчәк һәм уңайландырылачак. Бу изге эшкә башка оешма-предприятие коллективлары да кушылыр, диләр энергетиклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International