Соңарган яз, апрель ахырындагы көчле яңгырлар кыр эшләрен башларга мөмкинлек бирми торды. Инде көннәр тотрыклыланды һәм аграрийлар чәчү темпын көннән-көн арттыра баралар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 10 майга чәчү эшләре 13235 гектарда башкарылган. Бу барлык мәйданның 21 проценты, дигән сүз. Аерым культуралардан арпа 6199, бодай – 2641, борчак – 1357, солы – 290, шикәр чөгендере 2102 гектарда җир куенына салынган. Хуҗалыклар арасында чәчүгә берен-челәрдән булып ке-решкән “Ямбулат”та бу эш тиешленең 67, “АгроНур”да – 51, “Ком-муна”да – 37, “Аван-гард”та 36 процентында үткәрелгән. “Дружба” агрофирмасының 3 номерлы “Нива” филиалында дә сынатмыйлар. Сишәмбе көнне биредә эш барышын, төгәлрәге Степановка урманы янындагы 110 гектарлы кырда чөгендер чәчкәнне без дә күреп кайттык. Узган көздә биредә урак вакытында булып киткән идек. Уҗым бодаеннан иң зур уңыш алынган кыр бу.
– Былтыр чәчүгә 27 апрельдә керешсәк, быел, яз көттерү, апрель ахырында көчле яңгырлар яву сәбәпле, 10 көнгә соңардык. Әмма эшне оешкан төстә ике сменада алып барабыз. Арпа, бодай һәм борчак та чәчәбез. Аларда 7 комплекс эшли. Чәчүлек җитәрлек күләмдә. Аларны алдан агулап куйдык. Чөгендерне өч агрегат чәчә, – ди безне кырда каршы алган филиал агрономы Иршат Әхмәтҗанов. Аның әйтүенчә, ашлама гына быел былтыргыга караганда азрак тупланган. Әмма булганы белән нәтиҗәле эшләргә тырышалар. Уҗым культураларын, шул ук кырга кереп булмау сәбәпле, нигездә авиация ярдәмендә ашлаганнар. Аннан соң яңгыр яву аеруча файдага булган. Ә әлеге чөгендер кырына гектарына физик авырлыкта 370 килограмм күләмендә ашламаны культивация астына керткәннәр.
Болар турында сөйләшкән арада кыр башына Владимир Архипов, Алексей Мясников һәм Виктор Николаев бер-бер артлы үзләре дә килеп җиттеләр. Чәчкечләре артыннан тигез 18әр рәт калып бара. Бер әйләнгәндә берсе-берсе 36 рәт чәчә дигән сүз. Шуңа да 100 гектар җир алар өчен бер тәүлеклек кенә. Бер генә минутка эшләреннән туктатып, хәлләрен сораштык.
– Чәчү башланганны түземсезлек белән көттек. Эш күп булгач, хезмәт хакы да яхшы булачак, дигән сүз бит, – диләр механизаторлар. Алар “сменадашлары” белән бергә шикәр чөгендерен быел 1385 гектарда чәчәчәкләр. Аны төгәлләгәч башка эшләр көтә.
– Мин үзем Чурак авылыннан, “Нива”да 13нче ел эшлим. Зарланмыйм. Чөгендердән соң кукуруз кырына күчәчәкбез. Аннан үлән урдыру вакыты башлана. Без барысына да әзер, – ди Виктор Николаев. Чираттагы буразналарын сызарга киткәндә аларны хезмәтләрен башкаруда киртәләр булмавын теләп озатып калдык. Ә чәчү барышы турында соңгы мәгълүматларны телефон аша Иршат Әхмәтҗановтан алдык. 10 майга “Нива”да чәчү барлык мәйданның 30 процентында башкарылган. Безнең яңа танышларыбыз татлы тамырны 400 гектарда чәчәргә өлгергәннәр.