Сак булыгыз - балалар!

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

1 маеннан 1 июньгә кадәр вакыт эчендә тимер юл аша чыгу урыннарында һәлакәтләрне киметүгә юнәлдерелгән “Сак булыгыз – балалар!” дигән айлык старт алды. Аның кысаларында профилактик чаралар уздырылачак. Юл хәрәкәте иминлеге буенча җирле һәм төбәк комиссияләре автомобиль юллары янәшәсендәге тимер юл участокларына тикшерүләр оештырачак. Тимер юлларга борыла һәм магистральгә таба төшә торган автомобиль юлларына игътибар аеруча көчәйтелә. Әлеге теманың актуальлеге тимер юлларында һәлакәтләренең артуына бәйле.

Узган ел шундый 10 очрак теркәлсә, бүгенге көндә аларның саны тагында арткан. Хәзерге вакытка 20 кеше зыян күргән, шуларның 17 һәләк булган, шулай ук алар арасында 2 яшьүсмер дә бар, бер баланың гомере өзелгән. Бу һәлакәтләрнең төп сәбәбе – Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу: светофор сигналлары һәм башка төрле юл билгеләре таләпләрен санга сукмау

Шул исәптән әти-әниләргә  тимер юл кичүләрен  имин үтү кагыйдәләрен балаларга җиткерүен сорыйбыз:

 

Теләсә кайсы (көйләнелүче яки көйләнелмәүче) тимер юл кичүенә якынлашканда, “Шлагбаумлы тимер юл кичүе” яки “Шлагбаумсыз тимер юл кичүе”, шулай ук “Тимер юл кичүенә якынлашу” дигән билгеләр куелган. Бу билгеләр машина йөртүчеләрне әзерләнергә һәм кичү аркылы әйбәт кенә үтеп китәргә кирәклеге турында кисәтә.

Транспорт чараларын йөртүчеләр тимер юлны бары тик кичүләрдә генә аркылы чыгарга һәм  поездга юл бирергә тиеш.

Шлагбаум ябык булганда яки ябыла башлаганда, светофорда нинди сигнал януга карамастан, юл кичүенә керү тыела. Шулай ук светофорда кызыл ут янганда (шлагбаумның ничек торуына яки булу-булмавына карамастан); кичүдәге дежурный тыючы сигнал биргәндә; кичүнең аръягында барлыкка килгән “бөке” аркасында, нәкъ кичү өстендә туктап калу куркынычы булганда; кичүгә якынлашып килүче поездны күреп торганда, кичүгә керергә ярамый.

Моннан тыш түбәндәгеләр тыела: юл кичүе алдында торучы транспорт чараларын каршы хәрәкәт полосасына чыгып әйләнеп узу; шлагбаумны үз белдегең белән ачу; махсус авыл хуҗалыгы, юл, төзелеш машиналарын һәм башка механизмнарны кичү аша чыгару; тимер юл дистанциясе начальнигы рөхсәтеннән башка, тизлеге 8 км/сәгатьтән кимрәк булган акрын йөрүче машиналарны, трактор чаналарын уздыру.

Аны-моны карамыйча тимер юлга керү шлагбаумсыз кичүләрдә аеруча куркыныч. Тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме чикле булганда: яңгыр, кар яуганда, томан төшкәндә, машина йөр-түче икеләтә сак булырга тиеш. Мондый шартларда поездны күрү һәм тавышын ишетү кыенлаша. Якынлашып  килүче  поездны үткәреп җибәрү өчен, шулай ук кичү аркылы чыгу тыелган очракларда, транспорт чарасын шлагбаумга яки светофорга кимендә 5 метр ара калдырып, ә көйләнелми торган кичүләрдә беренче рельска кадәр кимендә 10 метр калдырып туктатырга кирәк. Ә кичү алдындагы юлга “стоп-линия” сызылган булса һәм “Туктап тормыйча хәрәкәт итү тыела” яки “Стоп-линия” билгеләре  торса, светофорда тыючы ут янганда туктау – шул сызык яки билге янында.

Бик аз вакытка гына булса да, тимер юл кичүе өстендә чарасыз туктап калу поезд бәреп китү куркынычын тудыра. Бу очракта йөртүче тиз арада пассажирларның һәм транспорт чараларының куркынычсызлыгын тәэмин итәргә: кешеләрне транспорттан төшерергә, авария уты сигнализация-сен кабызырга тиеш.

Хәтта критик һәм куркыныч шартларда да йөртүченең  үз вакытында кылган дөрес һәм тәвәккәл   гамәлләре  һәлакәтне булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Тимер юл аркылы имин генә чыгып китүнең гарантиясе – беренче чиратта, игътибарлылык, тимер юл кичүләрен үтү кагыйдәләрен яхшы белү һәм төгәл үтәү.

Бу кагыйдәләрне бозучылар җәзага тартыла. Тимер юл аркылы тимер юл кичүе булмаган урында чыккан, шлагбаум ябык булганда яки ябыла башлаганда, светофорның яисә дежурныйның тыючы сигналы булганда кичүгә кергән, тимер  юл кичүендә туктап алган яисә озак туктап торган өчен бер мең сум күләмендә административ штраф салу яки транспорт чарасын идарә итүгә хокуктан өч айдан алты айга кадәр мәхрүм итү каралган.

Административ хокук бозу кабатланган очракта, йөртүче транспорт чарасын идарә итүгә хокуктан бер елга мәхрүм ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International