Рамазан ае мөбәрак булсын

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле мөсельман милләттәшләр! Барыгызны да ел дәверендәге иң хәерле ай - изге Рамазан ае белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез!  Изге ай һәрбер йортка күп изгелекләр алып килсен!

Изге Рамазан ае башка айлардан Аллаһ Тәгаләнең рәхмәт һәм мәгъфирәт ае булуы белән аерылып тора. Бу ай башлану белән Аллаһ Тәгаләдән кылынган гөнаһлар өчен ярлыкау сорарга һәм күбрәк изгелек кылып гөнаһларга илтә торган юлдан читтә булырга кирәк, чөнки бу айда кылынган изгелек һәм начарлык бермә-бер арттырылып языла. Бу айда тоткан ураза өчен шул кадәр күп әҗер була һәм аны бары тик Аллаһ Тәгалә белә, пәйгамбәр дә, фәрештә дә белми. 

Бу айда мең айдан хәерлерәк булган бер кич бар, ул — Кадер кичәсе. Бу кичтә изгелек эшләү мең айда эшләнгән изгелеккә бәрабәр, бу кичә Рамазан аеның ахыргы ун төнендә була, әмма аны төгәл беркем белми, шуның өчен барлык мөселманнар бу кичәнең фазыйләтен алыр өчен шул ун төнне уяу булып, аларны зикер- тәсбихта, намазда үткәрәләр.

Фитыр сәдакасы олы һәм кече мөселман өстендә булган бурыч, хәтта ана карынында булган бала өчен дә. Ибн гомәр риваят иткәнчә: “ Пәйгамбәребез, Аллаһының саләме һәм бәрәкәте булсын аңа, һәр азат һәм кол, олы һәм кече, ир һәм хатын-кыз булган мөселманга бер саг ризык күләмендә фитыр сәдакасын түләү фарыз иткән, ул гает намазы алдыннан бирелергә тиеш,” 

Бу сәдаканы гәет көнне бирү хәерлерәк, әгәр алдан бирелсә гөнаһ юк, әмма гәет намазаннан соң бирелсә ул фитыр сәдакасыннан булмас. Ул Аллаһ Тәгалә тарафыннан мохтаҗларның күңеленә бәйрәм шатлыгын кертү өчен фарыз кылынган. Быел ул 100 сум тәшкил итә, закят аль-фитр — 600 сум.

Ураза гаете Татарстанда 15 июнь көнне узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International