Бүген Буада җитәкчеләр санитар икеайлык кысаларында өмәгә чыктылар. Алар төркемнәргә бүленеп, шәһәрнең К. Зыятдинов урамы буйлап килеп, шәһәр кырыеннан үтүче тимер юл буендагы урман утырмалары тирәләрен чүп-чардан арындырдылар. Район башлыгы Марат Җаббаров инициативасы белән оештырылган элеге чара оешканлык белән үтте. Район территориясендәге әлеге участокларга күптән кеше күлы тимәгән иде. Шуна чүп-чар да шактый мәөданнарны били. Тик чисталык җыештырган урында түгел, аны саклаган җирдә дигәндәй, буалылырдан бу өлкәдә мәдәнилек шактый таләп ителә әле.