Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Буа районында булды. Биредә ул Буа районы башлыгы Марат Җаббаров һәм Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов белән очрашты. Әңгәмә барышында район башлыгы Камил хәзрәтне Изге Рамазан ае белән тәбрикләде, райондагы дини тормыш, дини вәзгыять белән таныштырды. Эшлекле сәфәр халык белән очрашып дәвам итте. Мөфти буалыларның сорауларына җавап бирде, ахшам намазын укытты. Камил хәзрәт үзенең чыгышында сабыр булырга чакырып, Рамазан аен изге гамәлләр, файдалы эшләр белән үткәрергә өндәп нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Районга сәяхәт ифтар мәҗлесе белән тәмамланды.