Эшмәкәрләр белән очрашу

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Кичә Буада эшмәкәрләр белән очрашу узды. Ул Россия эшмәкәрләре көнененә багышланган иде.

Очрашуны Буа муниципаль район башлыгы Марат Зяббаров ачты. "Бүгенге көндә эшмәкәрлек эшчәнлеге районыбыз үсешендә зур әһәмияткә ия. Эшмәкәрләр район халкы өчен яңа эш урыннары булдыра, хезмәт күрсәтү төрләрен арттыра, бюджетны тулыландыра, районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, иганәчелек ярдәме күрсәтә. Хәйрия акцияләрендә катнашып, сез – эшмәкәрләр, балалар бакчалары, мәктәпләр, социаль учреждениеләргә зур ярдәм күрсәтәсез, - дип аларга рәхмәтен белдерде Марат Азат улы.

Шулай ук җыелышта партнерлык кысаларында кече эшмәкәрлекнең үсешенә ярдәм итү буенча тәкъдимнәр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International