Буалылар, алданмагыз: кибетләрдә ялган атланмай саталар

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Болар  – Мәскәү өлкәсенең “ПК Айсберг-Люкс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитештергән крестьян атланмае, Рязань өлкәсенең “Рыбинск сөт заводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең крестьян  татлы атланмае, Самара өлкәсенең “Кошкинский” МСЗ акционерлык җәмгыяте һәм “Алев” акционерлык җәмгыяте җитештергән атланмайлар. Әлеге җитештерүчеләрнең исемнәрен исләрендә калдырыгыз һәм сөт продуктлары алганда игътибарлы булыгыз.

“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова сөт продукциясенең ялган булуына шик туганда (843) 278-93-53 (Казан) 8(843374) 3-17-99 (Буа) телефон номерлары буенча “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә шалтыратуыгызны сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International