Мәктәпләрдә укулар тәмамла. Әти-әниләр алдында бүгеннән сорау тора – җәй буена баланы кая урнаштырырга? Кемнәрдер бу мәсьәләне кыштан ук хәл итеп куйса, арада бу проблеманы чишү теләге белән бүгенге көнгә кадәр төрле инстанцияләр юлларын таптаучылар юк түгел. Бу хакта алар редакциягә дә мөрәҗәгать иттеләр. Әлеге мәсьәләдә әти-әниләргә ярдәм итү йөзеннән без районда балаларның ялларын оештыру белән шөгыльләнүче җаваплы затлар белән элемтәгә кердек.
Район башкарма комите-тының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе белгече Гөлия Козырева белдерүенчә, балаларны лагерьларга урнаштыруның үз шартлары бар. “Наратлык” ял итү лагерена бюджет системасында эшләүчеләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең балалары һәм укуда, спортта, җыр-биюдә уңышка ирешкән балалар ял итә ала. Быелгы өч смена да тулы, урыннар юк. Беренче һәм икенче сменаларга бюджет оешма-предприятиеләрендә, коммерция өлкәсендә хезмәт куючыларның балалары ял итәчәкләр. “Акчарлак” лагере директоры Эдуард Сафин әйтүенчә, анда быел да өч смена булачак. 7 июньнән башлап бюджет оешма-предприятиеләрендә хез-мәт куючыларның балалары киләчәк (монда инде урыннар юк). Икенче сменада “Акчарлак” республиканың “Сәләт” лагере карамагында булачак.
– Анда ял итәргә теләү-челәрне “Сәләт”не оештыручылар электрон рә-вештә заявкалар бирү ысулы белән туплыйлар. Без республиканың төрле районнарыннан килүче балаларның ялларын оештырабыз гына, – диде ул. Ә менә өченче профильле сменага әлегә урыннар булуын әйтә. Быел анда нигездә көрәш спорты, техника белән кызыксынучы, хореография түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләр килә-чәк. Ял итүне оештыру, гаризалар кабул итү белән мәктәптән тыш эшләр үзәге шөгыльләнүен белдерде җитәкче. Соңгы смена 22 июльдән старт алачак.
Ә менә Апас районының Дәвеш авылындагы “Зөя” сәламәтләндерү санаторие каршындагы “Яшь десантчы” палата тибындагы лагеренда ял итәргә теләүчеләргә әлегә урыннар бар. Гөлия Фәннуровна сүзләренә караганда, анда 12дән 16 яшькәчә балалар бара ала. Районнан ел саен ял итеп кайтучылар бар. Палата лагере хәрби-патриотик тәрбия һәм спортны пропагандалауга юнәлтелгән. Сменалар бер атналык. Юлламалар район башкарма комитетының яшь-ләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсендә бирелә.
– Җәйге чорга балаларын урнаштыру өчен әти-әниләр кыш айларыннан ук чират ала башладылар, – дип хәбәр итте безгә Килдураз авылындагы республика балалар санаторие баш табибы Җәвидә Шамгунова. Биредә бер сменада 21 көн буена 60 бала ял итә. Җәй буена ул аларны дүрт тапкыр кабул итәчәк. Әлегә урыннар юк.
Шулай ук мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел 22 мәк-тәп яны лагере ачылачак. Анда 7 яшьтән алып 16 яшькәчә укучылар йөриячәк. Беренче смена 6 июньнән, икенчесе 4 июльдән башлана. Барлыгы 760 укучы сәла-мәтлеген ныгытыр, ял итәр, диләр оештыручылар.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә “Наратлык” һәм “Акчарлак” лагерьларында ремонт эшләре бара.