Теркәлегез, кулланыгыз!

2018 елның 25 мае, җомга

Дәүләт хезмәтләрен күрсәтү порталы көннән-көн популярлаша. Төрле ведомстволарга булган йомышны өйдән чыкмыйча, чиратлар тормыйча гына үтәүне кулай күрә буалылар.

Хәзер отпусклар чорында бу бигрәк тә җиңел ысул. Ялларын диңгез буенда уздырырга теләүчеләр портал аша чит ил паспортын алырга заявка калдыра, дәүләт пошлинасын түли алалар. Мо-ның өчен берничә минут вакытны ком-пьютер каршында уздыру да җитә. Бер айдан соң әзер паспортны миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәгә (Яшел урам, 48 йорт, 203 кабинет) барып алыр-га гына кирәк. Күрәсезме, ничек уңайлы!

Бүгенге көнгә кадәр теркәлмәүчеләргә дә борчылырга кирәкми. Күпфункцияле үзәкнең (Космовский урамы, 108 “Г” йорт), Пенсия фонды идарәсенең (Ефре-мов урамы 135 “Б” йорт) хезмәткәр-ләре порталда шәхси кабинет ачарга, парольне расларга, оныткан очракта кире кайтарырга ярдәм итәләр. Бары үзең белән паспорт, СНИЛС һәм кесә телефоны алып килү сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International