Сабантуй җитә!

2018 елның 25 мае, җомга

Буалы кызлар, апалар, сеңелләр, ягез әле, Сабантуй батырына иң матур сөлге чигеп карагыз. Кул осталыгыгыз бар икән, ашыгыгыз, быел район Сабан туенда чигүле сөлгеләр бәйгесе игълан ителүен милли бәйрәмебез җанатары, оештыру комитеты әгъзасы Фәрит Садриев хәбәр итте.

– Сабантуй гомер-гомердән безне бер-ләштерүче, милли йолаларыбызны оныттырмаучы бәйрәм. Әби-әнилә-ребезнең чигүле сөлге-тастымаллары инде күргәзмәләрдә генә калып бара. Быел киңәшеп, онытылган традицияне  җанландырып, чигүле сөлгеләр бәйгесе игълан итәргә булдык, – дип сөйләп китте Фәрит Миргасыймович.

Кул эшләрен җыюны, аны жюрига тапшыруны авылларда җирле үзидарәләр хезмәткәрләре белән бергә уку йорт-лары, мәдәният коллективлары башкарачаклар. Шәһәрдә исә бәйрәм атрибутикасын җыю шәһәр советы депутатларына,  торак ширкәте милекче-ләренә, уку йортлары коллективларына тапшырылыр дип көтелә. Әзер эшләрне Сабантуй мәйданында эшләячәк махсус комиссиягә дә китереп бирергә  кирәк булачак. Чиккән сөлгеләр конкурсына аерым таләпләр дә куелачак: автор тукыманың бер читенә үзенең  кем, кайдан булуын һәм “Сабантуй – 2018” дип чигеп язарга тиеш. Кул эшләрен комиссия бәяләгәннән соң, иң зәвыклы чигүле сөлгене Сабантуй батырына бүләк итә-чәкләр. Шулай ук калган кул эшләре дә төрле ярышларда җиңүчеләргә, катнашучыларга тапшырылачак. Чигү осталыгы булмаучылар, ир-малайлар өчен икенче юнәлештәге иҗат конкурсында катнаша ала. Кем нәрсә булдыра: арада оста рәсем ясаучылар, балчыктан чүлмәкләр, төрле материаллардан сувенирлар иҗат итүчеләр бардыр. Авторның исеме, “Сабантуй – 2018” дип язылган эшләр башкаларга гомерлеккә истәлекле бүләк булачак. Бәйге булгач, җиңүчеләрсез дә булмаячак: иң осталарны мәйдан түренә чакырып, үзләрен дә бүләкләячәкләр.

Быел милли бәйрәмебез 16 июньдә булачак. Гадәттә, ул шимбә көнне кич башланып, якшәмбе көннең икенче яртысында тәмамлана иде. Быел оештыручылар моңа да төзәтмәләр кертергә булганнар. Сабантуйда уеннар, сәүдә көндез башланып, бәйрәмне тантаналы ачу 15 сәгатькә билгеләнер дип көтелә. Мәйдандагы төп чаралардан соң, ул кич салют белән тәмамланачак.

Югары Лашчы авылыннан Нурсәнә апа Сәлахетдинованың чиккән сөлгеләре күптән әзер. Кышкы озын кичләрдә бу аның иң яраткан шөгыле. Мәдәният йортында уздырылучы бәйрәмнәргә, армия сафларына хезмәт итәргә китүче егетләргә, авыл бәйрәмендә үткәрелүче милли көрәштә җиңүче яшь егетләргә атап чигә ул аларны.

– Буа Сабан туена да теләп җибәрә-чәкмен,  –  ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International