Уку елы тәмамлау алдыннан Мулланур Вахитов исемендәге гимназиянең 10-нчы сыйныф укучылары “Тарихи һәйкәлләрне саклау.Кабер ташлары эпиграфикасы” темасы астында узган семинарда катнаштылар. Семинарның практик өлеше Буа шәһәренең иске зиратында узды. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать Институты фәнни хезмәткәре Венер Мөдарис улы Усманов укучыларны эпиграфика сәнгате белән таныштырды.Ул каберлек ташларындагы язма үрнәкләрен укып күрсәтте.Моңа кадәр укылмаган, Атабай-Әнкәбә авылы зиратына куелган ташның, дөрес итеп чистартып, тулы язмасын күрсәтте.Семинарда катнашкан Буа мәдрәсәсе мөдире Рәшит хәзрәт Маликов укучыларны ислам кануннары һәм каберстанда үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Шәһәребезнең Мулланур Вахитов исемендәге гимназия директоры Зиннатуллин Линар Бәдретдин улы семинарда катнашкан укучыларга киләчәктә туганнарын һәм якыннарын соңгы юлга озатканда җаваплылыкның алар өстендә булуын искәртте.Семинарга нәтиҗә ясап Буа Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Әхмәтҗанова Люция Мәүлет кызы аның бик әһәмиятле чара булуына басым ясады һәм семинарда катнашучыларга зур рәхмәтен җиткерде.