Буалылар консилиум оештырдылар

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре  Чүпрәле районында урнашкан “Теплый дом” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты белгечләре белән берлектә күчмә социаль реабилитация консилиумы оештырдылар.

Консилиумда балалары приютта булган ата – аналар да катнашты. Комиссия бу гаиләләр өчен авыр тормыш хәленнән чыгу планын төзеде.

Очрашу ахырында приют хезмәткәрләре комиссия әгъзаларын балаларның яшәү шартлары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International