"Сигаретны конфетка алыштырабыз" исемле Халыкара тәмәкедән баш тарту көненә багышланган акциясе үтте. Халыкара тәмәкедән баш тарту көненең максаты - тәмәкегә бәйлелекне киметү, халыкның барлык катлауларын һәм барлык белгечлек табибларын тәмәке тартуга каршы көрәшкә җәлеп итү. Һәр ун секунд саен җир йөзендә озак вакыт тәмәке тарткан кеше үлә, 2020 елга ул өч секундка бер кеше вафат булуга кадәр җитәргә мөмкин.
Буа районында әлеге акциядә 25 кеше катнашты.