Сабантуйга бүләк җыю башланды.

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Буа районнында гармунчы егет  бизәкле сөлгеләр таккан тарантаслы атта Сабантуйга бүләк җыйды. Идеянең авторы –шәһәрдән Мөстәкыйм Хәйбуллов. Колгадагы сөлгеләрне күреп, атның ындырчагындагы кыңгыраулар чыңына, гармун моңына урамнан баручылар аптырап та,  сәламләп тә калалар. Беренчеләрдән булып капка төбендә бәйрәмгә әзерләгән бүләкләре белән шәһәрдән Фәридә Садардынова каршы алды.

– Буада бүген  Сабантуйга бүләк җыярга чыгалар дип ишеттем. Яңгыр сабыр итсә иде дип, төн буе теләдем. Бик күркәм йола. Дәвамлы булсын иде,- дия-дия озын колгага бүләкләрен элде ул. Безгә кушылырга чакыргач, бик теләп ризалашты.

Акбүз шәһәрнең Ефремов урамы буйлап юрта. Атны күреп, юлда очраган һәркем ашыга-ашыга телефон камерасын кабыза. Автомобильләрдә баручылар баш бармакларын күрсәтеп, сигналга басып узалар. “Мелиоратор” җәмгыяте үзидарәсе җитәкчесе Мәсхүдә Гыйматдинова, үзе әйтмешли, кыңгыраулар чыңын, гармун тавышын әллә каян ишетеп, юлга чыгып каршылады. Арефьев, Б. Хмельницкий урамнарында күпкатлы йортларда яшәүчеләргә  алдан хәбәр иткән ул. Апалар, балалар  кулларына бүләкләрен тотып, яшел чирәмле ишегалдында түземсезлек белән көтеп торалар иде. Ялындырмый гына әйлән-бәйлән әйләнеләр. Арада берәү ат хуҗасына шикәр сузды. Монысы Акбүзгә күчтәнәч. Апалар: “Мондый бәйрәмнәр белән ешрак килегез әле. Икенче елга да көтә-без”, – дип озатып калдылар.

Шикәр заводы территориясендәге “Студентлар” җәмгыяте үзидарәсе активистлары кунакларны ипи-тоз белән каршыладылар. Ветеран педагог Гөлсинә Алимова хәерле мул еллар килүен, дөньялар тыныч булуын теләп, ризыктан авыз итәргә чакырды. Җәмгыять җитәкчесе Лариса Юманова чын бәйрәм оештырган бу көнне. Җиз самавырдан пар бөркелә, чәй өстәле әзерләнгән.  Бала-чага бигрәк тә бизәлгән ат янында бөтерелде. Өлкәннәр исә, традицияне яңартып, колгага яулыклар бәйләделәр.

Җыйган бүләкләр Сабантуйдагы ярышларда катнашучыларга, урыннар алучыларга тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International