“Сувар” призына футбол

2018 елның 8 июне, җомга

Шушы көннәрдә шәһәрнең үзәк стадионына яшь футболчылар җыелды. Биредә Боерган авылында туып үскән якташыбыз Константин Малышев җитәкләгән  “Сувар” газетасы кубогына ярыш узды.

Бишенче тапкыр үткәрелүче бәйгедә быел шактый күп – җиде команда катнашты. Көн суык булуга карамастан, районның “Батыр-1”, “Батыр-2”, “Ырыңгы”,  “Тахаръял”, һәм ызандаш Тәтеш, Чүпрәле, Чуашстанның Яльчек районнарыннан килгән яшь спортчылар ахыргача бирешергә теләмәделәр. Киеренке көрәштә кубокны “Батыр-1” командасы яулады. Икенче-өченче урыннар Яльчеккә һәм Чүпрәлегә китте. Иң оста уенчылар да билгеләп үтелде. Буалылардан махсус призга  җиңүче командадан Никита Ильин лаек булды. Бүләкләрне Казандагы “Буа якташлыгы”, районның чуаш милли мәдәни үзәге рәисе Владимир Ильин да әзерләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International