Ашханәдәге ризыкның зарарсызлыгы турында ничек белеп була?

2018 елның 8 июне, җомга

“Татарстан Республикасындагы гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Буа, Чүпрәле, Апас районнары филиалының табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Лилия Хәсәнова түбәндәгене хәбәр итә. Кулланучы гомумтуклану урыннарында продуктларның сыйфаты,  алардан ризыкны әзерләү ысулы турында мәгълүмат сорый ала. Әгәр дә соңгысы коммерция сере булмаса. Кафе, ресторан, ашханәләрдә клиентларга тәкъдим ителүче продукция һәм хезмәт күрсәтү турында тулы мәгълүмат менюда һәм прейскурантларда күрсәтелергә тиеш. Мондый элмә такта зал һәм залдан тыш урынга да куела. Әгәр дә мондый мәгълүмат юк икән, яисә ул тулы булмаса, бу вакытта кулланучы хокукларын бозу буенча административ эш кузгатыла ала. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.8 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә вазифаи затларга 500-1000 сумга, юридик затларга 5000-10000 сумга кадәр штраф яный.

Кулланучы хокуклары бозылу буенча сораулар булса, Буа шәһәре, Ефремов урамы, 135 “Е” адресы буенча безнең бүлеккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук 3-26-76 номеры буенча шалтыратырга да була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International