Буалылар беренче

2018 елның 9 июне, шимбә

Буада ГТО фестивален ябу, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы төгәлләнде. Республиканың иң көчле 13 командасы катнашкан бәйгедә барлык нәтиҗәләр буенча буалылар беренче урын яулады.

Шәхси беренчелектә 3 яшь баскычында М. Вахитов исемендәге гимназиядән Рәсим Фәсхетдинов гомум физик әзерлек буенча беренче, ату буенча икенче, 4 яшь баскычында  Кырык Садактан Алан Тедеев шулай ук ату һәм җиңел атлетика буенча беренче урын яуладылар. Буалылар тагын теоретик конкурста, эстафетада, проектлар конкурсында, ГТО күптөрлелек ярышында беренче булдылар. Гомуми җиңүгә өлешне лицей-интернаттан Никита Ильин, Әлшидән Василиса Петрова, 2 номерлы лицейдан Алия Сөләйманова, Сөмбел Гомәрова, 5 номерлы гиназиядән Полина Кузьмина, Максим Ишимов да керттеләр. Икенчедә Зәй, өченчедә Яр Чаллы командалары. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International