Наталья Буа медицина училищесын тәмамлаганда үз алдына максат куйды – ул табиб булачак. Кулына диплом алганнан соң да эшкә кая барачагын алдан тәгаенләде – Буа дәваханәсенә.
Бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл җыю аңа Чабаксар медицина институтына “юллама” бирде. Дәвалау бүлеген тәмамлап, алга табан интернатурада укуын дәвам итәргә теләде. Монда яшь белгеч алдында сайлау мөмкинлеге туды: терапевт булыргамы, әллә окулистмы? Дәваханәнең баш табибы Рөстәм Сәмәрханов белән киңәшкәннән соң, күз табибы булырга карар кылды. 2011 елда Буага кайтып эшли башлады. Окулист кабинетына даими чират табибның эш күләме турында ачык сөйли. Наталья Витальевна безнең белән очрашып сөйләшергә дә егерме минутлап кына вакыт тапты. Чираттагы пациенты Фәрит Нуруллин аның турында газетага язачагыбызны белгәч, мәкаләгә үз фикерен кертүебезне дә үтенде:
– Мин аны кешегә якты дөнья бүләк итүче дияр идем. Наталья Витальевна яхшы табиб булуы өстенә халыкка да якын ул. Иренми, кемнең кем булуына карамастан, ничек дәваланырга кирәклеген тәфсилләп аңлата. Аның кебек табибка эләгү бәхет. Минем белән күпләр килешер, - диде.
Эшләү дәверендә табиб белгечкә үз вакытында килми йөрүчеләрне күп тапкырлар сукыраюдан саклап калды. Адав-Толымбай авылыннан Зоя Трофимова: “Килми йөрдем шул, хәзер инде көчкә абайлыйм”, - дигәч тә өметен өзәргә юл куймый окулист. Аның киңәшен тотып, ашыгыч рәвештә операция ясауга ирешәләр. Әби терелгәч:
– Сине күрергә килдем, кызым. Үзең дә, күңелең кебек, матур икәнсең, – ди.
Наталья Витальевнаны соңгы елларда күз авырулары белән мөрәҗәгать итүчеләр арасында яшь-ләр, балалар күп булуы борчый. Мәсәлән, быел 14 яше тулып, хәрби комиссариатта медицина тик-шерүе узучы 500 егетнең яртысында күз авырулары ачыкланган. Элек, күп дигәндә, бу күрсәткеч 10-15 процент тәшкил иткән.
– Күзгә яшьтән артык көчәнеш биреп, начар йогынты ясаучы факторларга игътибар итмәү, тора-бара сукыраю янаучы катаракта, глоукома авырулары китерүен соңлап аңлыйлар шул, – ди ул. Моңа статистика китерә: бүгенге көндә районда 800 кеше глаукома авыруы белән исәптә тора. Ел башыннан шундый диагноз тагын 60ка якын пациентка куелган. Аның нәселдән генә тү-гел, тышкы факторлар – тәмәке тарту, спиртлы эчемлек куллану, химик препаратлар белән эшләү нәтиҗәсендә артуына да борчыла табиб.
– Күз белән проблемалар туса, күрүне табиб дәвалавы гына саклап калачак. Препаратларны вакытында кулланыгыз. Бигрәк тә өлкәннәр, күз табибына кимендә елына бер тапкыр мөрәҗәгать итсеннәр иде, - дип буалыларга газета аша киңәшен дә бирде әле. Сөйләшә торгач Наталья Никитинаны Фәрит абый ни өчен халык табибы дип атавын аңладык: егерме минутта үзе һәм хезмәте турында бернинди авырлыксыз сөйләде ул. Киңәшләрен дә бирергә тырышты.
– Дәваханәдә шундый окулист булганга без сөе-нәбез. Ә Сез ник терапевт булмадым икән, дип үкенмисезме?, – дип тә кызыксындык.
– Юк. Еллар үзган саен дөрес сайлау ясавыма инанам. Офтальмология медицинада тирән өйрә-нелгән, үз өстеңдә эшләү мөмкинлеге зур. Окулист үз авырулары белән бәйле сәбәпләр аркасында үлем очраклары белән очрашмый. Бу – минем өчен бик мөһим, – диде ул.