Буа мөхтәсибәтендә – акция тәмәмланды

2018 елның 22 июне, җомга

Июнь башында  ДУМ РТ тарафыннан   “Кәгазьгә икенче гомер бүләк ит” дигән акция игълан иткән иде. Әлеге мөһим чарага Буа мөхтәсибәте каршында уңышлы гына эшләп килүче яшьләр бүлеге дә бик актив кушылды.

21 июньдә әлеге акция тәмамланды  Шәһәребезнең  “Госман” мәчете ишегалдындагы җыелган макалатураны яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Сафиуллин ярдәмчеләре белән кабул итү үзәгенә  800  килограммга якын   кәгазь тапшырды.

  Буа мөхтәсибәте бу акциядән кергән акчаны хәйрия фондына тапшырачак. Барлык  катнашкан дин кардәшләребезгә  Аллаһының рәхмәтләре яусын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International