Җәйге чорда – балалар куркынычсызлыгы

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Җәйге чор һәм су коену выкыты җиттте. Коену сезоны башлангач су объетларында кешеләрнең, аеруча балаларның иминлеге проблемасы аеруча зур әһәмияткә ия.  Су объектларында балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен балигъ булмаганнар эше буенча Буа муниципаль районы комиссиясе балаларыгыз белән хәвефсезлек килеп чыкмасын өчен эти-эниләргә түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк булуын искәртә.

Суга керер алдыннан өлкәннәр балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырырга, нәрсә эшләргә ярамавын аңлатырга тиеш. Баланы суга кертеп җибәргәнче, бик әйбәтләп суның төбен тикшерегез. Балаларга суда, су буенда үзен тоту кагыйдәләрен аңлатыгыз! Яр буеннан еракка йөзеп китмәгез, моны балаларга да рөхсәт итмәгез. Ялгыз  балалар суда уйнаганын күреп, аларны судан чыгуларын тәләп итегез, балаларыгызның  кая һәм кем белән булуын контрольдә тотыгыз.

Бала куркынычсызлыгы сезнең кулыгызда!

Балигъ булмаганнар эше буенча Буа муниципаль районы комиссиясе баш сәркатипе Гөльнар Шәрипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International