Буалылар республика Сабан туенда үз ихатасында кунаклар кабул итеп, зур бәйрәм оештырдылар узган шимбәдә. Аны Республика Президенты Рөстәм Миннеханов та тамаша кылды, артистлар белән бергә мул икмәкле Буа җире турындагы театрлаштырылган чарада да катнашты.
Сабантуй мәйданына килеп керү белән “Буа-Алан” кунакларны әллә кайдан үзенә чакырып торды. Сары агач капкадан ук кунакчыл кызлар һәрберсен елмаеп каршы алалар. Биредә уңган аш-су осталары нинди генә милли ризыкларыбызны әзерләп килмәгәннәр, үзебездә җитештерелгән продукция белән танышырга, аны авыз итеп карарга да була иде. Кул эшләнмәләренең дә ниндиләре генә юк! Ә мәйдан уртасындагы печәнлектә уеннар гөрли: телисең икән, капчык белән сугыш, кашыкка йомырка куеп йөгер, тагын башкасы...
Сабантуй мәйданында сары, ак футболкалы җанатарларны – колумбиялеләрне, полякларны еш күрергә була иде. Ерак түгел безнең мәйданда кытайлылар уеннар тирәсендә бөтерелә.
– Без Казанга дөнья чемпионатын карарга килдек. Бер уңайдан Сабантуй бәйрәмен дә күрәсе килде. Сабантуйда катыкка чумып авыз белән акча эзләү уеннары турында ишеткәнебез бар. Шуны күрәсе килә, бик кызык тоела - диләр.
Ираннан килгән Амин Хедриның да бәйрәм турында үз фикерен җиткерәсе килде. Ул татарлар белән иранлы-ларның мәдәниятендә охшашлык булуын әйтә. Мөселманнар кунакчыл халык, ди. Традицияләрне саклап килүебезгә афә-рин, дип бәя бирде. Колумбияле Хуан Карлос Сабантуйда беренче тапкыр казылыктан авыз итте. “Бик тәмле. Ат итен ашыйлар дип уйламаган идем”, – диде чит ил кунагы.
Шулвакыт буалылар мәй-данына район башлыгы Марат Җаббаров белән бергә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация дә килеп җитте. Кунакларны яшь артистлар Кәрим Фәсхетдинов, Камилә Әхмәдуллина каршы алды. Мәйдан түрендә аларны кызык-лы тамаша көтте. Яңа Чәчкап авылыннан Хөрия Җиһаншина борынгы кул тегермәне белән Буа кырларында үскән бодайдан он тарттырып күрсәтте. Шул арада уңган хуҗабикәләр зур мичкәдә “камыр” бастылар. Рөстәм Нургалиевич та аларның үтенечләре буенча, камырга кул те-гермәнендә тарттырылган онны өстәде. Татар халык әкиятендәге батыр малай Камыр Батыр “пешеп” тә чыкты.
Башка районнар белән чагыштырганда, буалылар әзерләгән бәйрәм ассамблеясе югары зәвык-лылыгы, эчтәлеге белән аерылып торды, дип бәя-ләде безне кунаклар. Җыр-бию, тамаша кичкә кадәр дәвам итте.