Буа районында биш һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләүче күп балалы гаиләләр йортларында автоном янгын кисәтү датчиклары урнаштырыла. Янгын бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрде, белешмәлекләр тапшырды.