Мулланур Вахитов исемендәге гимназиянең тәҗрибә бакчасында тулышып җир җиләкләре пеште. Җыелган уңышны кемнәргә тапшырасын балалар алдан ук хәл итте.Укучылар тәүге уңышны Буа шәһәренең картлар йортындагы тәрбияләнүчеләргә бирделәр. Балалар тарафыннан тапшырылган күчтәнәчкә әбиләр һәм бабайлар бик шатландылар. Догалар укыдылар,зур рәхмәтләрен әйттеләр. Балаларның картлар йортында булып һәм үзләренә әйтелгән сүзләрдән соң олыларга, үзләренең якын кешеләренә карата хөрмәт хисләре тагын да арткан дип ышанасы килә.