УЛЬЯНДА САБАНТУЙ ИТТЕК

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Буалылар Сабантуйларны  быел да Ульяновск шәһәрендә йомгакладылар. Дистә елга якын инде безнең делегация  Татарстанның күп милләтле халкы исеменнән бәйрәм программасы белән әлеге шәһәрдә чыгыш ясый.

Ульяновск өлкәсе Сабантуе ел  саен шәһәрнең Җиңү Паркында һәм Ленин исемендәге ипподромында узды. Буаның “Гольфстрим” төркеме  төп мәйданда музыкаль тамаша күрсәтеп, бәйрәмне ачтылар. Аннан соң сәхнәгә өлкә губернаторы Сергей Морозов җитәкчелегендәге җирле делегация, кайткан кунаклар күтәрелде. Тантанада әлеге өлкәдән РФ Дәүләт Советы депутаты, Россия хоккей Федерациясе Президенты  Владислав Третьяк та кайткан иде. Ул татар халкының көчле команда булып эшли белүенә соклануын белдереп: “Юкка гына хоккей дөньясында  “Ак Барс” командасы чемпион исемен яуламый”, - диде ул Татарстан уенчыларын күздә тотып. Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров Сабантуйның дөнья күләмендәге бәйрәмгә әверелүен, бу милләтләр арасында үзара дуслыкны ныгытуда күркәм чара булып торуын ассызыклады.

-Без өлкә Сабан туенда катнашуыбызга бик шатбыз. Татарстан Республикасы, Буа районы исеменнән алып килгән бүләкләрне рәхим итеп алыгыз, - дип,  Ульяновск татар мәдәният үзәгенә җиһаз сатып алуга сертификат һәм кунакларга түбәтәйләр белән дөнья чемпионаты символы булган туплар тапшырды. Бу вакытта инде мәйданда безнекеләр спорт, милли  уеннарны, татар-башкорт көрәшен кыздырды. Сулы чиләкләр асып йөгерергә теләүчеләрдән су буе чират җыелды. Чүлмәк ватучылар түземсезлек озын чират тордылар.

-Оныгымны ел саен бу бәйрәмгә алып киләм. Атлар чабышын күрсәтәм. Мәрхүм әти Сабантуйда катнашмый калмый иде. Әби-бабайлар ничек тормыш иткәнне белеп үссен дим. Буалылар кызык уеннар оештырганны белгәнгә, аларны мәйданнан эзләп табабыз. Рәхмәт, бик актив алар, - ди бәйрәмгә килгән өлкән яшьтәге Фәһимә апа.

Районның үзешчән җырчылары, гармунчылар сәхнә тирәсендә халыкны җырлатты, биетте. Алар арасында Ринат Рахматуллин булу Ульяновск тамашачысы өчен көтелмәгән бүләк булды. Җырчы җырлап бетереп сәхнәдән төшүгә халык аның белән фотога төште, автографлар алды, теләкләрен белдерделәр.

Ульяновск татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина буалыларның ел саен Сабантуйга бер генә вак-төякне дә күздән ычкындырмыйча әзерләнеп килүләренә, халыкны үз тирәсенә җыюларына, бәйрәм итә белүләренә югары бәя биреп, рәхмәт әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International