ЮХИДИ КӨНЕНӘ – ВЕЛОСИПЕД

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Сишәмбе көнне шәһәр балалар бакчаларына йөрүче нәни пассажирлар, җәяүлеләр район ЮХИДИ бүлекчәсендә эшләүче инспектор абыйларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. “Яшел дулкыннар” район акциясе дә әлеге датага багышланды.

“Светофорик” бакчасы ишегалдына җыелган сабыйларның тәбрикләүләрен кабул итәргә районның баш инспекторы Рамил Миңнебаев килде. Ул сабыйларга котлаулары өчен рәхмәт әйтеп, юл йөрү кагыйдәләрен яшьтән үк белергә, өлкәннәрнең сүзен тыңларга кирәк, дип белдерде. Баксаң, балалар бу нәсыйхәтне әллә кайчан күңелләренә сеңдергәннәр – барлык юл кагыйдәләрен җырлап-шигырьләп яттан әйтеп бирделәр, күрсәттеләр.

Конкурс җиңүчесез булмый. Беренче урынга “Светофорик”ның “нәни инспекторлары” лаек булдылар. Аларга “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт учреждениесенең Буа бүлекчәсе начальнигы Анна Сергудаева өч, икенче һәм өченчелекне алган “Әкият”, бакчасына ике, “Аленушка”га бер балалар велосипедлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International