Һәр елның 8 нче июлендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уздырыла. Бәйрәм уңаеннан Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәге хезмәткәрләре яшүсмерләр белән чара уздырды. Чараның максаты булып, гаиләгә горурлык, мәхәббәт уяту торды.
Бәйрәм котлау белән башланып китте. Чарада балалар уеннарда, конкурсларда, викториналарда катнаштылар. Бәйрәм җылы, дусларча атмосферада узды.