Наратлык балалар лагеренда 2 смена ачылды

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Кичә, 9 июль көнне, "Наратлык" балалар лагеренда тантаналы рәвештә "Эко буын" исемле сәләмәтләндерү җәйге смена ачылды. 21 көн эчендә лагерьда балалар ял итү белән бергә экологик юшәлештәге чараларда катнашачаклар.

Сменатанатаналы линейкадан башланды. Бәйрәмгә Буа муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камәртдинов, "Буа шикәре" АҖ профком рәисе Ильвира Каштанова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Идарәсе башлыгы Ленар Садыков, аның урынбасары Гөлия Козырева, Буа муниципаль районының мәгариф идарәсе башлыгының урынбасары Наталья Македонская килгән иде.Ранис Рафис улы барлык ял итүче балаларны сәламләп, аларга яхшы ял, якты хисләр, яңа дуслар һәм маҗаралар теләде.

Әйтергә кирәк, "Наратлык" - яшҗ буалылырның яраткан урыны. Ел саен онда 500 дән артык бала ял итә. Әлеге "Эко"- смена вакытында 187 бала ял итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International