“Бор” күле буендагы экологик акция.

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

 2018 нче елның май аенннан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге гимназия экологик үзәк итеп билгеләнде.Шул уңайдан гимназия җәйге каникул чорына экологик чаралар планлаштырды. Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән килештереп Рус географик җәмгыятенең Татарстандагы бүлекчәсе белән 11 июльдә “Бор” күленең экологик халәтен тикшерү һәм чистарту буенча бергәләп үткәрелгән экологик акция чараларның берсе булды.Бу чарада гимназия укучыларыннан тыш шәһәрнең   № 1 аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү мәктәбе укучылары, “Бор” лагеренда җәйге ялын уздыручы балалар да катнашты.Балалар яр буен чүпләрдән арындырды, ә Казаннан килгән кунаклар-дайверлар күл төбен тикшерделәр,Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгында тикшерү өчен күл төбе ләме һәм суын алдылар. Якын арада күлнең экологик халәте турында тулы магълүмат булачак. Кайчандыр Буа халкының яратып ял итә торган урыны булган күл, киләчәктә дә, үз тирәсенә кешеләрне җәлеп итәр дигән өметтә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International