Буа МППЖКХсы хезмәткәрләре шәһәр урамнарын тузаннан арындыруның яңа ысулын куллануга алдылар. Эре техника Ефремов, Космовский, Люксембург, Щорс урамнарында иртәнге сәгатьләрдән алып интенсив автомобиль хәрәкәте башланганчы юлларны су белән юдырып чистартачаклар. Шәһәр мэриясеннән алынган мәгълүматларга караганда, эш атнага берничә тапкыр график нигезендә алып барылычак.