Районның барлык төр хуҗалыкларында яшел урак иң кызуында. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12 июльгә печән тиешленең 43, сенаж 54 проценты күләмендә хәстәрләнгән. Саннар теле белән әйткәндә, кышлыкка шул чагыштырмада 6232 һәм 46739 тонна азык тупланган. Аерым хуҗалыклардан печән буенча планны “Коммуна” һәм “Алан”, сенаж салуда “Ямбулат” һәм “Кыят” арттырып үтәгәннәр. Әмма һәр шартлы баш терлеккә әзерләнгән азык берәмлеге буенча “Алан”да иң түбән күрсәткеч – 4,2 центнер. Биредә бер тонна да сенаж базланмаган. Район буенча 9,3 центнерга тиң булган әлеге күрсәткечкә “АгроНур”, фермерлар, “Дружба” агрофирмасы филиаллары да “җитә” алмый. Иң күп азык “Кыят”та һәм “Ямбулат”та хәстәрләнгән. Һәр шартлы баш терлеккә 19,2 һәм 18,3 центнер. “Йолдыз”, “Коммуна” һәм “Авангард” та азык әзерләүдә яхшы эшлиләр.