“АВАНГАРД”ТА КОМБАЙННАР УРАККА ӘЗЕР

2018 елның 13 июле, җомга

“Авангард” агрофирмасында унсигез “кыр корабы” уракка әзер. Шушы көннәрдә аларның саны егермегә тулачак – завод конвейерыннан төшкән ике “Акрос” юлда.

– 8 мең гектарда игелгән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны һәр комбайнга тәүлегенә уртача 400 гектар йөкләнеш белән 20-25 көндә җыеп алырга  планлаштырабыз. Урак быел алдагы еллар белән чагыштырганда атна-ун көн тирәсенә соңара. Урып-җыюга 25-30 июльдә керешербез, дип торабыз  Башта булган 30-35 градус эсселек  игеннәрнең өлгерешен тизләткән иде, соңгы көннәрдәге яңгырлар азрак тоткарлый, – ди баш агроном Хәмит Гыйматдинов. Мөһим чарага вакыт барында комбайннарны                                 

тагын бер кат күздән кичерәләр, герметиклылыкларын тикшерәләр. Без барган вакытта бу тикшерүне ике еллык “Акрос”ы белән Илгиз Сөнгатов узды. Җәймәгә бөр бөртек тә төшмәде. “Өлкәнрәк” комбайннарда да хәл шулай ук булуын әйттеләр.

– Башкача мөмкин дә түгел. Без аларны эштән бушауга, ягъни көздән үк төзекләндерә башлыйбыз. Моның өчен берьюлы сигез комбайн сыючы җылы ремонт цехыбыз бар. Запас частьләргә кытлык юк, эшче куллар җитәрлек, – ди баш инженер Әнсар Мәхмүтов, хуҗалыктагы  плюсларны барлап. “Кыр кораб”лары техник яктан гына түгел, механизаторлар белән комплектлаштырылу, янгын сүндерү, беренчел медицина ярдәме күрсәтү һәм башка  кирәк-яраклар белән тәэмин итү ягыннан да әзерлек сызыгында.  Уракка старт бирелгәнне генә көтәләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең механикалаштыру буенча консультанты Рәис Юнысов әйтүенчә, районда комбайннары бүгеннән әзерлек сызыгында булган хуҗалыклар тагын да бар. “АгроНур”, “Кыят” – шундыйлардан. Калганнарында да ремонт эшләре бара. Район буенча уртача алганда, комбайннарның 89 проценты төзек. Фермер хуҗалыкларында бу сан 90 процент тәшкил итә. Тиздән – 23-27 июль көннәрендә – комбайннарның әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләреннән торган комиссия тикшерәчәк һәм иң яхшыларны билгеләячәк. Аңа кадәр үзара кабул итү район масштабында үткәреләчәк. Ул   “Кыят”тан старт алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International